Гражданнарны шәхси кабул итү

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Вәкаләтле вәкилнең кабул итүе вакытында гражданнар аларны кызыксындырган барлык сорауны бирә, консультация ала һәм язмача гариза бирә ала. Гражданнар проблемаларына игътибар һәм аларга хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен торгызуда булышу -  дәүләт хокук сакчысы эшендә иң мөһиме булып тора.  

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  чираттагы кабул итү булды, анда 6 граждан мөрәҗәгать итте. Шуларның өчесе өлешчә мобилизациягә, өчесе торак мәсьәләсенә кагыла иде.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча. Моның өчен  (843) 236-41-80  телефоны аша язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International