Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышы

2022 елның 11 ноябре, җомга

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы 18 ноябрьдә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 15 мәсьәлә тикшерергә планлаштыра. Шуларның 4 се республика, 3 се федераль закон проектлары.

Утыз җиденче утырыш көн тәртибенә кертелгән  республика законпроектларының икесе беренче, тагын икесе икенче укылышта каралачак.

2023 елга һәм 2024-2025 еллар планлы чорына Татарстан бюджеты турында һәм мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында законпроектлары икенче  укылышка әзерләнгән. Республика бюджеты турында законпроектына 663, территориаль фонд бюджеты законпроектына 10 төзәтмә кергән. Алар 15 ноябрьдә булачак бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында каралачак.
Татарстан Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина белдерүенчә, утыз җиденче утырышта  Дәүләт Советының 2023 елга законпроекты эшенең якынча планы проекты каралачак. Көн тәртибенә шулай ук яшьләр парламенты турында карарга үзгәрешләр кертү мәсьәләсе дә кертелгән.  

 Президиум утырышында  депутатларга  7 нче Ибраһимов бер мандатлы сайлау округы һәм 14 нче Пионер бер мандатлы округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына  өстәмә депутатлар сайлау үткәрүгә  бүленгән бюджет акчасын тоту турында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хисабы

тәкъдим ителде.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе  Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә,  2022 елның 11 сентябрендә  республикада төрле дәрәҗәдәге 4700 сайлау кампаниясе узган, 31 меңнән күбрәк депутат сайланган. Сайланган депутатның һәр алтынчысы – 35 яшьтән яшьрәк.  Дәүләт Советына өстәмә депутатлар сайлауга республика бюджетыннан  10 миллион 68 мең сум акча тотылган,  чыгымнарның 75,56%  проценты  хәл иткеч тавышка ия булган сайлау комиссияләре  членнарына хезмәт хакы түләү белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International