Баланың мәктәп тормышы аның тәртибеннән һәм өлгерешеннән генә тормый, ата-ана һәм укытучы белән ике арадагы мөнәсәбәтләреннән дә тора.
Килеп туган проблемалы хәлләрне хәл итү өчен ата-аналар һәм укытучылар бергәләп барлык көчне куярга тиеш кебек, ләкин гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау еш кына алар арасында низаглар һәм аңлашылмаучылыклар килеп чыгуын күрсәтә.
Үзара аңлашу булмау ата-аналар ягыннан шикаятьләр тудыра. Ата-аналар мөрәҗәгать иткән мәсьәләләрне белеп эшләгәндә, проблеманы мәгариф оешмаларында ук хәл итеп була дип уйлыйм.
Вәкаләтле вәкил Аппаратына Казан шәһәре мәктәпләренең берсеннән балаларны укыту һәм тәрбияләү шартларыннан зарланып ата-аналардан мөрәҗәгать керде. Анда ата-аналар мәктәп җитәкчелегенә берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп тә, уңай нәтиҗәләр булмавы турында хәбәр итте.
Бүген әлеге мөрәҗәгать безнең урынга чыгып тикшерүебезгә сәбәп булды. Мөрәҗәгатьтә ата-аналар китергән дәлилләрне карап, килеп туган хәлгә тиешле бәя бирәчәкбез.
Безнеңчә, төп проблема шунда, бүген мәктәп белән ата-аналар арасында ышаныч югалган. Шәхеснең гармонияле үсеше һәм аның киләчәге өчен “гаилә яхшы мәктәп булырга, ә мәктәп яхшы гаилә булырга тиеш”, дигән җөмләне аксиома итеп кабул итәргә кирәк. Аларның дөрес, тыгыз үзара хезмәттәшлеге кирәк.