ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар берничә закон проектын һәм контроль мәсьәләләрне карадылар.

2012 елда Татарстанда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы булдырылды, ул республика халкыннан социаль әһәмияткә ия проблемалар буенча мөрәҗәгатьләрне карап тикшерүгә юнәлдерелгән. Агымдагы елның 9 аенда “Халык контроле” системасы тарафыннан 74 мең 399 мөрәҗәгать бастырылган, аларның 53 мең 668е хәл ителгән, калганнары эшкә алынган яки дәлилле рәвештә кире кагылган.

“Цифрлы икътисад” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда “Халык контроле” системасы базасында “Төбәк белән идарә итү үзәге” эшли. Агымдагы елның 9 аенда  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы  кире элемтә платформасы аша “Халык контроле”нә гражданнардан 14 мең 902 хәбәр алынды.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау барышында безнең адреска шәхси мәгълүматларны яклау, дәүләт хезмәтләреннән файдалану, социаль челтәрләрдә контентны ябу, кибер җинаятьләр һәм башкалар белән бәйле цифрлаштыру мәсьәләләре буенча хәбәрләр килә. “Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүдә, кеше хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда зур роль уйный, - дип билгеләп үтте комитет рәисе Шакир Яһудин, - алга таба да бу юнәлештә актив эш алып барырга кирәк”.

 Комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм ведомствога дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә  министрлыгы һәм ТР юстиция министрлыгы белән берлектә, кеше һәм гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт яклавының өстәмә гарантияләрен тәэмин итү эшен дәвам итәргә тәкъдим итте, шул исәптән цифрлы технологияләрне куллану шартларында да. Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгына  “Төбәк  белән идарә итү үзәге” проектын гамәлгә ашыру буенча проект офисы эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлдерелгән реклама-мәгълүмати кампания уздырырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International