Бүген Татарстан Дәүләт Советында социаль сәясәт комитеты белән Эксперт советының уртак утырышы узды. “Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм ярдәм итү мәсьәләләре социаль сәясәт комитеты тарафыннан даими контрольдә тотыла, - дип билгеләп үтте комитет рәисе Светлана Захарова. - Бу мәсьәләне без сәламәтлек саклау һәм социаль өлкә ягыннан да карыйбыз, бүген дә комитет утырышында катнашучы иҗтимагый оешмалар белән актив эшлибез”.
Төп доклад белән чыгыш ясаган ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, Татарстанда өлкәннәр санының артуы күзәтелә. Министрлык мәгълүматлары буенча, Татарстанда хезмәт яшеннән өлкәнрәк 914,5 мең кеше яши. Бу гомуми халыкның 23,5% тәшкил итә. Хәзер республикада 157 озын гомерле кеше исәпләнә, болар – 100 яшьне узучылар.
Озын гомерлеләрнең күбесе хатын-кызлар. Иң өлкән татарстанлы Питрәч авылында яши, аңа - 102 яшь. Хатын-кызлар арасында иң озак яшәүче - Зәй шәһәрендә яшәүче 107 яшьлек хатын-кыз.
Наталья Бутаева шулай ук төбәк программасы кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде. Өлкәннәрне эш белән тәэмин итүнең төрле формалары, эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәкләр өчен медицина ярдәменең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру, аларның белем һәм мәгълүмат ресурсларына керүен тәэмин итү, актив озын гомер итүчеләр өчен шартлар тудыру каралган.
“Эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәкләр өчен медицина ярдәменең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру” юнәлеше буенча республика Сәламәтлек саклау министрлыгы өлкән яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыру һәм профилактик караулар, өйгә ташламалы дару препаратларын китерү буенча эш оештыра. Агымдагы елның 1 нче яртыеллыгында 104 мобиль табиблар бригадасы 24 546 өлкән яшьтәге кешегә өйләрендә хезмәт күрсәткән. Ерак торак пунктларда яшәүчеләргә комплекслы диспансеризация уздыру өчен “мобиль поликлиника” - 4 мобиль комплексы сатып алынган. 2017 елдан республикада “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” проекты тормышка ашырыла. Татарстанда өлкән буын кешеләрен тәрбиягә алган 34 гаилә бар. Өлкән кешене үз гаиләсенә кабул иткән һәм аны тәрбияләгән граждан Татарстан Республикасы бюджетыннан айлык акчалата түләүне ала.
Агымдагы елның октябрендә капиталь ремонттан соң “Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” базасында көндезге бүлек бинасы ачылды. Ике катлы бина 60 урынга исәпләнгән, саф һавада йөрү һәм физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен үзенең төзекләндерелгән территориясе бар. Бинада төркем белән дәрес алып бару өчен кабинетлар, иҗади остаханәләр оештырылган, туганнарын инвалидларны карау күнекмәләренә өйрәтү өчен шартлар тудырылган. ТР Спорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2022 елның 1 гыйнварына системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче өлкән яшьтәге гражданнарның өлеше 21,3% тәшкил итә. Спорт объектларының яртысында ташламалы тарифлар яки өлкән буын гражданнарына түләүсез йөрү билгеләнгән. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында ташламалы яисә түләүсез нигездә дәресләр оештыру 191 спорт объекты базасында үткәрелә.
“Демография” илкүләм проектының “Мәшгульлеккә ярдәм” федераль проекты кысаларында 2022 елда 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны, пенсия алды яшендәге гражданнарны укыту оештырылды. Депутат Владимир Вавилов сүзләренчә, аңа өлкән яшьтәге кешеләрне карау өчен гигиена чаралары белән тәэмин итү буенча күп кенә сораулар килә. Наталья Бутаева бу мәсьәләнең Социаль иминият фонды контролендә булуын билгеләп үтте. Парламентарийлар шулай ук өлкәннәрне акча ягыннан алдау һәм кибер җинаятьчеләрдән саклау мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Депутатлар билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтәге гражданнарга караклыкның төрләре һәм схемалары турында даими нигездә сөйләргә кирәк, чөнки нәкъ менә мондый гражданнар нык ышанучан. Моннан тыш, парламентарийлар ведомстволарга муниципаль районнар белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләрне системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә, сәламәтләндерү түгәрәкләре һәм секцияләре эшен оештырырга тәкъдим иттеләр.
Бүген депутатлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне дә карадылар. Документ нигезендә яшьләр парламенты әгъзалары өчен яшь чиген 35 яшькә кадәр арттыру тәкъдим ителә.