Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына гражданка Ш. дан, Казан шәһәренең Баки Урманче урамындагы юл чокырын ремонтлау мәсьәләсе буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән 4294866 нчы номерлы хәбәрне озак тикшерүгә ризасызлык белдергән мөрәҗәгать килде. Бер ел дәвамында әлеге мөрәҗәгать буенча карар чыгарылмаган һәм оператив чаралар күрү урынына җаваплы башкаручылар аны үтәүне берничә тапкыр кичектергән, бу билгеле мөрәҗәгать итүченең ачуын чыгарган. Әлеге проблеманы хәл итү максатларында без Казан шәһәре башкарма комитеты һәм “Главтатдортранс” адресына бергәләп эшләп, хәбәрнамәне хәл итү буенча кичекмәстән чаралар күрү турында хат юлладык һәм безнең мөрәҗәгатьтән соң 4 көннән чокырлар ямалды.
Хөрмәтле укучылар, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында сезнең шикаять озак вакыт үз чишелешен тапмый икән, аның буенча оператив чаралар күрү максатыннан Вәкаләтле вәкил адресына мөрәҗәгать итә аласыз.