Шәхси кабул итүләр - халык белән эшләүнең бик нәтиҗәле формасы. Аларда бүген татарстанлыларны борчыган иң кискен проблемалар күренә. Хәзер бу өлешчә мобилизациягә кагылышлы сораулар. Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә һәрьяклы ярдәм күрсәтү бик мөһим. Әйтик, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча шәхси кабул итү кысаларында бүген Вәкаләтле вәкил адресына 10 граждан мөрәҗәгать итте. Исегезгә төшерәбез, Вәкаләтле вәкилгә кабул итүгә (843) 236-41-80 - Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе телефоны номеры буенча язылырга мөмкин.