Бүген физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында “Без-Россия гражданнары!” тугызынчы республика иҗат бәйгесе комиссиясе утырышы булды. Бәйгедә республиканың 24 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 200ләп кеше катнашты. Эшләр өч юнәлештә: гамәли сәнгать; сочинение һәм шигырь язу; рәсем буенча кабул ителде. Һәр эшне берләштерә торган нәрсә-тырышлык һәм, әлбәттә, күңел халәте! Һәр эшләнмә, һәр рәсемне дулкынланып һәм тырышып эшләгәннәр. Һәр катнашучыга диплом һәм күкрәк билгесе, ә җиңүчеләргә һәм призерларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылачак.