Мобилизацияләнгән гражданнарны кабул итү

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Мобилизациягә алынган кешеләргә ярдәм итү - хәзерге вакытта Вәкаләтле вәкилнең һәм аның Аппаратының өстенлекле эш юнәлеше.

Бүген без Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча мобилизацияләнгән гражданнарга консультация бирүне дәвам иттек. Аппарат хезмәткәрләре  "Казан-Экспо" күргәзмә үзәге территориясендә урнашкан вакытлыча урнашу үзәгендә, ә Вәкаләтле вәкил танк полигоны территориясендә кешеләрне кабул иттеләр. Кабул итү вакытында мөрәҗәгать итүчеләрнең теләге консультация бирүче нотариуслар һәм суд приставлары санын арттыру иде. Ашыгыч рәвештә  әлеге ведомстволарның җитәкчеләре белән элемтәгә кердем, алар үз чиратында тиешле йөкләмәләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International