"Халык контроле" системасында эш узган атнада эш

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

“Халык контроле” системасында мөрәҗәгатьләрне  үтәү буенча актив эш дәвам итә. Узган атнада системага 3 885 мөрәҗәгать кергән, шуларның 1304е буенча чаралар күрелгән.

Казан шәһәре башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты   Высотная урамы буенча граффити эшләде (№5241944);

Азнакай районы башкарма комитеты Карамалы авыл җирлегендәге багананы алыштырды (№5244047);

Әлмәт районы башкарма комитеты  Кырым урамындагы таш юлны ремонтлады (№ 2770370);

Бөгелмә районы башкарма комитеты Чайковский урамындагы (№ 4866666) халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен  тотынып йөрү урынын буяу белән каплау эшләрен башкарды;

“Уңайлы йорт” идарәче компаниясе  көче белән Фатыйх Әмирхан проспекты буенча адреслы аншлаг яктыртылды (№5215553).

Халык түбәндәге төрләр буенча хәбәрләр җиткерде:

“Территорияне комплекслы төзекләндерү” - 239;

“ Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” - 166;

“Ачык һавада яктырту оештыру” - 112;

“Юл хәрәкәтен оештыру” - 49.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International