«Халык контроле» ндә узган атнада эшләү

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Узган атнада «Халык контроле» системасына 4 065 мөрәҗәгать килде, шуларның 1 554е буенча чаралар күрелде. Менә оператив рәвештә башкарылган гаризаларның берничә мисалы:

* Казан шәһәре башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте Энергетиклар урамындагы төзелеш чүп-чарын чыгарды (№5180499);

* Түбән Кама районы башкарма комитеты Тынычлык проспекты буенча тимер юлны төзекләндерде (№5207085);

* Алабуга районы башкарма комитеты Нефтьчеләр проспекты буенча светофор ремонтлады (№5213542);

* «Главтатдортранс» идарәсе көче белән Әлмәт районының Колшәрип авыл җирлегендә юл асфальтланган (№3040984);

* Минзәлә районы башкарма комитеты Октябрь урамында (№ 4982728) автобус павильоны урнаштырды.

Татарстан Республикасы халкы иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча гаризалар бирде:

«Территорияне комплекслы төзекләндерү» - 336;

«Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау» - 170;

«Тышкы яктыртуны оештыру» - 154;

«Юл хәрәкәтен оештыру» - 64.

«Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» нә гариза биреп, һәркем республикабызда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга һәм сыйфатын күтәрүгә үз өлешен кертә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International