Россия Федерациясе Президентының»Россия Федерациясе субъектлары территорияләрендә ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссияләр турында» 2001 елның 28 декабрендәге 1500 номерлы указы нигезендә, Татарстан Республикасы Президентының 2002 елның 31 гыйнварындагы ПУ-66 номерлы указы нигезендә Татарстан Республикасында ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия төзелде.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында катнашты. Комиссия утырышында ярлыкау турында 16 гариза каралды, шуларның икесе буенча уңай карар кабул ителде.