Республика халкының мәсьәләләрен хәл итүдә шәхсән үзең инану өчен муниципаль берәмлекләргә даими йөреп тору бик мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә, гражданнарның шикаятьләрен һәрьяклап һәм объектив карау максатыннан, Вәкаләтле вәкил һәм Аппарат хезмәткәрләре республика районнарына даими рәвештә эшлекле сәфәрләр уздыралар, шул исәптән озак вакытлар үз карарларын чыгара алмаган җаваплы башкаручылар белән фикер алышу өчен. Бүген Әлмәт шәһәрендә эшлекле киңәшмә уздырылды, анда район халкының иң актуаль 85 мөрәҗәгате каралды. Комплекслы төзекләндерү, коммуналь һәм торак хезмәтләре күрсәтү, урман зонасында рөхсәтсез чүплекләрне бетерү, чүпне канәгатьләнерлек дәрәҗәдә чыгармау мәсьәләләре буенча белдерүләргә аерым игътибар бирелде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Әлмәт районының җаваплы башкаручылары эшендә уңай динамика билгеләнде, шул ук вакытта аларга эшне көчәйтергә тәкъдим ителде.