Бүген Дәүләт Зур концерт залында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә - Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юлламасы. Юлламада Татарстан тормышының төп өлкәләре кузгатылды.
Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисади хәленә җентекле анализ бирде, Татарстан үсешенең стратегик бурычларын билгеләде.
ТР Дәүләт Советы депутатлары белән беррәттән республиканың дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре дә катнашты. Утыз бишенче утырышта Дәүләт киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, хөкүмәт әгъзалары, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, суд органнары, Россия дәүләт идарәләренең ТР буенча территориаль органнары җитәкчеләре, ТР Хисап палатасы аудиторлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятие һәм бюджет учреждениеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, дини конфессияләр вәкилләре, Казанда аккредитацияләнгән чит дәүләтләрнең дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре, ветераннар, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашты.