Мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итү мәсьәләләре безнең контрольдә кала. Вакытлыча урнаштыру пунктларында дәүләт органнары белгечләре (РПФ, социаль яклау бүлекләре, нотариуслар, адвокатлар һ.б.) һәм минем җәмәгатьчелек ярдәмчеләрем эшләвен дәвам итәләр.
ТР Яшел Үзән районының»Васильевский» шифаханәсендә Елена Кузьмичева һәм җәмәгатьчелек ярдәмчем Гөлия Балафендиева вакытлыча урнашу пунктында булдылар.
Биредә булган барлык кешеләр хәзер Россия Федерациясе гражданлыгын алуны көтеп тормый, чөнки алар Россиягә яңа кушылган территорияләрдә туып-үскәннәр һәм яшәү урыны буенча Россия Федераль миграция хезмәте идарәсенә гариза белән турыдан-туры мөрәҗәгать итә һәм РФ гражданы паспорты ала ала. Мондый очракларда алар өчен документлар алуның аерым тәртибе эшләнде. Биредә булган күп кенә гражданнар - өлкәннәр, пенсионерлар, инвалидлар. Шуңа күрә пенсияләрне рәсмиләштерү, медицина хезмәте күрсәтү һәм тернәкләндерүнең техник чараларын алу мәсьәләләре хәл ителмәгән килеш кала. Барлык сорауларга да аңлатмалар бирелде.