Хәзер мохтаҗларга һәрьяклы ярдәм күрсәтү бик мөһим, бигрәк тә бу мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә кагыла. Моның өчен Вәкил, Аппарат хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек ярдәмчеләре халык белән көндәлек элемтәдә торалар.
Бүген Сәрия Сабурская телефон буенча 4 хатын-кызны кабул итте, алар-ирле-хатынлы, апалы-сеңелле, мобилизацияләнгән гражданнарның әниләре. Һичшиксез, алар ягыннан туганнары өчен борчылу сизелә. Мобилизацияләнгәннәрне урнаштыру пунктларына баргач алар үзләре дә балалары, хатыннары, ата - аналары өчен борчылу хисләре белән уртаклашалар. Медицина тикшерүе уздыру, «бронь» булган гражданнар өчен, күп балалы ата - аналар өчен мобилизация чакыруын кичектереп тору - сораулар төрлечә килә. Әгәр сездә өлешчә мобилизация буенча сораулар булса, 122 «кайнар элемтә» номеры буенча, «Халык контроле» системасына «Өлешчә мобилизация» категориясе буенча мөрәҗәгать итә аласыз.