Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе белән бергә гражданнарны кабул итү

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсендә аның җитәкчесе Валерий Липский белән берлектә Татарстан омбудсмены Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте. Мондый кабул итүләрне елына кимендә ике тапкыр еллык план нигезендә үткәрәбез. Бүген өч граждан мөрәҗәгать итте. Барлык гражданнар да Вәкаләтле вәкил адресына да, тикшерү идарәсе җитәкчесе адресына да кабаттан мөрәҗәгать иттеләр. Ике граждан җинаять эшләрен тикшерү мәсьәләләре буенча, берсе җинаять эше кузгатудан баш тарту белән килешмәү турында мөрәҗәгать итте. Якын арада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге белән гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырыла. Игълан урнаштырылачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)236-41-80 (Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) телефон номеры буенча белергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International