Хөкем ителүчеләр иректән мәхрүм, әмма үз хокукларыннан мәхрүм ителми. Нәкъ менә шушы позициядән чыгып, Вәкаләтле вәкил мәҗбүри тоту урыннарындагы затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча үз эшчәнлеген башкара. Казан шәһәренең ике колониясендә наркотик һәм психоактив матдәләргә бәйлелеге булган хөкем ителүчеләр өчен тернәкләндерү отрядлары эшләвен беләсезме? Мондый отрядларның төп максаты - реабилитация отряды базасында җәзаларны үтәү чорында аларны реабилитацияләү һәм ресоциализацияләү максатларында сәламәтләнүгә тигез хокуклар бирү.
Бүген без шундый отрядта, 19 нчы төзәтү колониясендә булдык, анда хөкем ителүчеләрнең көнкүреше белән таныштык, алар белән әңгәмә үткәрдек. Бу кешеләр инде җәза үтәү чорында реабилитация һәм ресоциализация программаларында катнашалар. Шулай ук шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү мәсьәләләрен карау буенча административ комиссия утырышында катнаштык.