Түбән Кама шәһәрендә 37 нче лицейда булу

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Без элек язганча, хәзерге вакытта Вәкаләтле вәкил командасы тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның республика учреждениеләрендә сыйфатлы белем алуга хокукларын үтәүгә анализ ясала. Хәзерге вакытта мондый эш Әлмәт муниципаль районында, Казан һәм Чаллы мәктәпләрендә башкарылган.

Бүген Түбән Кама районына эш сәфәре кысаларында Сәрия Сабурская Түбән Кама шәһәренең 37нче лицеенда булды. Лицей яңа, нибары 3 ел эшли. Анда сәламәтлекләре чикләнгән балалар да укый.

Вәкил сәламәтлекләре чикле балалар өчен туклану, матди техник һәм кадрлар белән тәэмин итү процессын оештыру белән танышты. Һичшиксез, инклюзив белем - мәктәп өчен өстәмә эш, әмма безнең бурыч - федераль законнарны үтәү һәм балалар сыйфатлы белем алу өчен шартлар тудыру. Мәктәптә үткәрелә торган акция бик ошады. Ул «Солдатка хат» дип атала: Балалар безнең яклаучыларга рәхмәт хатлары язалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International