Бүген ВКС режимында Арча һәм Алабуга районнарының башкарма комитетлары ягыннан «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне үтәү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә уздырылды. Җаваплы башкаручылар белән бергә системада гражданнарның 59 мөрәҗәгате каралды, алар күбесенчә юлларны ремонтлауга, урамнарны яктыртуны оештыруга һәм тулаем территорияне төзекләндерүгә кагылышлы иде. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча башкарма комитетларга гаризаларның вакытында һәм сыйфатлы үтәлешен тикшереп торуны көчәйтергә һәм алдагы елларга муниципаль һәм республика тармак программаларын формалаштырганда аларны исәпкә алырга тәкъдим ителде.
Һәр мөрәҗәгатьнең үтәлешен тикшерү көн саен үткәрелә. Җаваплы башкаручылар Сезнең хәбәрләрегезгә нигезле җаваплар гына урнаштырырга тиеш. Сезнең актив тормыш позициягез аркасында хәтта безнең зур республиканың иң ерак урыннарында да ел саен яңа юллар, төзекләндерелгән парклар, урамнар барлыкка килә.