Сәрия Сабурская «Казан-Экспо» күргәзмә үзәгендә булды

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан омбудсмены Сәрия Сабурская «Казан-Экспо» күргәзмә үзәгендә мобилизацияләнгән татарстанлыларны вакытлыча урнаштыру үзәгендә эшләде. Алар янына көн саен диярлек чыгып, үзләрен борчыган сорауларга җавап бирү, килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү өчен барлык урыннарга барабыз. Ә аларны, беренче чиратта, гаиләләре, балалары, өлкән яшьтәге ата-аналары язмышы борчый, алар турында кайгырталар. Күпләрнең кредитны яисә башкарма производство буенча бурычларны түләүгә, теге яки бу документларны рәсмиләштерүгә, эш урынын саклап калу мәсьәләсен җайга салуга яки туганнарына социаль ярдәм күрсәтүгә кагылышлы мөһим эшләре бар, һәм һәркемгә квалификацияле ярдәм, шул исәптән юридик ярдәм кирәк. Һәркемгә ярдәм итү өчен «Казан Экспо» да бер үк вакытта Адвокатлар һәм Нотариаль палаталар вәкилләре, юристлар, суд приставлары эшли.

Шунысын да әйтеп үтәсе килә, часть территориясендә шәһәр сырхауханәләренең һәм ашыгыч медицина ярдәменең медицина персоналы кизү торуы оештырылган, душ кабиналары җитәрлек итеп җиһазландырылган, кибет, ашау урыннары һәм башкалар бар. Мобилизацияләнүчеләрнең көнкүреш ихтыяҗларын хәл итүдә чын күңелдән булышучыларга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Татарстан Республикасы волонтерлары мобилизацияләнүчеләр өчен чәчтарашханә оештырдылар. Мобилизацияләнүчеләр белән аралашып, аларга алга таба карауны таләп итмәгән, ләкин берничә мөрәҗәгать эшкә алган сораулар буенча аңлатма бирделәр. Сораулар, мәсәлән, мобилизацияләнүчеләр өчен кредит каникуллары, солдат хатыны тарафыннан гражданлык алуда ярдәм итүгә һ. б. кагыла. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, мобилизацияләнгән кешеләр урнаштырылган барлык үзәкләрнең замполитлары белән элемтә җайга салынган, теләсә нинди мәсьәләләр килеп чыкканда без проблеманы бергәләп хәл итү өчен элемтәдә торабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International