Мобилизацияләнүчеләр белән шәхси очрашулар һәрвакыт үзләреннән, шулай ук якыннарыннан килгән мөрәҗәгатьләрне тулырак һәм объективрак карарга ярдәм итә. Чакырылыш комиссияләре карары белән килешмәү, мобилизацияләнүчеләрнең сәламәтлеге турындагы мөрәҗәгатьләр төрле министрлыкларга һәм ведомстволарга, шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына, шул исәптән «Халык контроле» системасының баш модераторы адресына килүләрен дәвам итә.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлекчәсе вәкилләре белән бергә Казан танк училищесы полигонында булды. Анда Сәрия Сабурская мобилизацияләнүчеләрнең көнкүреше белән танышты: оештырылган йокы урыннарын, ял бүлмәләрен, гыйбадәт бүлмәләрен (православие динен тотучылар өчен дә, мөселманнар өчен дә), душ кабиналарын, юыну бүлмәләрен, мобиль мунчаларны, ашханәләрне карады - бүген солдатлар ашаган төшке ашны да ашап карады. Монда шулай ук танк училищесындагы кебек нотариуслар, адвокатлар, банклар вәкилләре консультацияләр үткәрә.
Күпчелек мөрәҗәгатьләрнең сәламәтлек саклау һәм медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча килүен исәпкә алып, полигон территориясендә тәүлек буе ашыгыч медицина ярдәме, шулай ук 18 нче шәһәр үзәк клиник хастаханәсе табибларының кизү торуын билгеләп үтәсе килә. Бүген мобилизацияләнүчеләрдән шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр килмәде. Часть командованиесе белән солдатларның көнкүрешенә кирәкле әйберләр китерү турында сөйләшенде, кайбер мөрәҗәгатьләр өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Оперштабы утырышына тәкъдимнәр кертү өчен эшкә алындылар.