Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы советының чираттагы утырышында катнашты. Бүгенге утырышның көн тәртибе: махсус операциядә катнашучы солдатларга гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрүне оештыру. 2022 елның 24-25 ноябрендә узачак Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты утырышына тәкъдимнәр эшләү.