«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» белән берлектә гражданнарны кабул итү

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре шуны күрсәтә: торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе кулланучыларга аңлау өчен катлаулы булып кала, торак милекчеләренең һәрвакыт сораулары бар.

Бүген «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге»ндәге коллегалар белән берлектә гражданнарга консультацияләр бирелде. Гадәттәгечә, коммуналь түләүләрне исәпләү, ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә ташламалар бирү, идарәче компанияләр эше һәм бина милекчеләренең гомуми җыелышын уздыруга кагылышлы мәсьәләләр күп булды.

Кабул итү барышында сораулар буенча консультацияләр һәм аңлатмалар бирелде, аерым мөрәҗәгатьләр эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International