«Халык контроле» системасында Татарстан Республикасы халкы 5 161 мөрәҗәгать бастырып чыгарган, шуларның 2 249ы хәл ителгән инде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарның хокукларын үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек биргән оператив рәвештә үтәлгән гаризаларның берничә мисалын китерә:
Казан шәһәренең Яшьләр урамындагы ишегалды территориясендә программа кысаларында юл өслеге торгызылды (№ 1827418);
«Уңайлы йорт» ҖЧҖ Маршал Чуйков урамындагы торак йортта адреслы аншлаг урнаштырды (№ 5170984);
Бөгелмә районы башкарма комитеты Гафиятуллин урамындагы торак йорт ишегалдында эскәмия урнаштырды (№ 5181713);
Ленин урамы буйлап йөргәндә гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатыннан Аксубай районында ясалма киртәне урнаштыру эшләре башкарылды (№5094031);
Түбән Кама районы башкарма комитеты Химиклар проспекты буенча коры агачны кистергән (№ 5039231).
Татарстан Республикасы халкы иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча хәбәрләр бирде:
«Территорияне комплекслы төзекләндерү» - 228;
«Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау» - 138;
«Тышкы яктырту оештыру» - 122;
«Юл хәрәкәтен оештыру» - 44.
«Халык контроле» нә гариза биреп, һәркем республикабызда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга һәм сыйфатын күтәрүгә үз өлешен кертә ала.