«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе үз эшчәнлеге буенча дөньяда иң катлаулы һәм иң кирәкле системаларның берсе булып тора, чөнки аның белән һәрберебез очраша. Ел саен «Торак-коммуналь хуҗалык» категориясе буенча «Халык контроле» ндә күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә: бу су, җылылык, электр белән тәэмин итү, агымдагы һәм капиталь ремонт һ.б.

Бүген Казан шәһәре башкарма комитетының торак коммуналь хуҗалыгы комитетында системада гражданнарның мөрәҗәгатьләрен үтәү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды, нәтиҗәдә 21 гариза каралды. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча җаваплы хезмәткәрләрнең оператив эшчәнлеген билгеләп үтәсе килә, 2022 елда башкару проценты 86% тәшкил итте.

Баш модератор люкларны ябу һәм юл өслеге белән бәйле хәбәрләрне үтәүнең вакытына игътибар итәргә киңәш итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International