Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында социаль газлаштыру программасы тормышка ашырыла, ул газны гражданнарның җир участоклары чикләренә кадәр бушлай китерергә мөмкинлек бирә. Гражданнарның ташламалы категорияләренә ярдәм чаралары буларак, җир участогы чикләре эчендә газ үткәрүгә бер тапкыр бирелә торган субсидия бирелә.
Вәкаләтле вәкил адресына Питрәч районында яшәүче үзенә караган торак йортка газ тоташтыру эшләренә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать текстыннан күренгәнчә, мөрәҗәгать авторы газ хезмәте адресына торак йортны газ бүлү челтәрләренә тоташтыру өчен кирәкле документлар җибәргән, әмма күрсәтелгән эшләр башкаручы тарафыннан билгесез сәбәпләр аркасында башкарылмаган. Мөрәҗәгать итүченең гаиләсе күп балалы һәм йортта газ белән тәэмин ителмәү анда кечкенә балалары белән яшәүгә комачаулый.
Питрәч районының җирле үзидарә органы белән уртак эш нәтиҗәсендә мөрәҗәгать итүченең торак йорты газ бүлү челтәренә тоташтырылды.