16 нчы «Япеев» полиция бүлекләрендә, 17 нче «Ямашев» полиция бүлегендә булу

2022 елның 30 сентябре, җомга

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә, тоткарланган затлардан кергән һәр мөрәҗәгать урыннарда да, учреждениеләргә барганда да игътибар белән карала.

Бүген Сәрия Сабурская  16-нчы номерлы «Япеев» полиция бүлегендә, 17-нче номерлы «Ямашев»полиция бүлегендә булды. Визитның максаты-административ хокук бозган өчен тоткарланган затларны тоту өчен махсус билгеләнгән урыннарда гражданнарны тоту шартларын өйрәнү, шулай ук аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау.

Вәкаләтле вәкил гражданнар белән сайлап әңгәмә үткәрелде, тәкъдим ителгән туклануның сыйфаты, тоту шартлары, махсус учреждение хакимияте ягыннан мөнәсәбәт турында сорады.

Җитешсезлекләр  эшкә алынды. Эш нәтиҗәләре буенча тиешле хат әзерләү, нәтиҗәләрне гомумиләштерү һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең тәкъдимнәре белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры исеменә хат юллау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International