Бүген «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Чара Халыкара өлкәннәр көненә багышланган.
Бүген Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 6 гражданны кабул итте. Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре муниципаль берәмлекләрдә, урыннарда кабул итә.