Россия Федерациясендә белем алу хокукы җенес, раса, милләт, тел, чыгышы, мөлкәти, социаль һәм вазыйфаи торышына, яшәү урыннарына, дингә мөнәсәбәтенә, ышануларына, иҗтимагый берләшмәләргә, шулай ук башка шартларга бәйсез рәвештә гарантияләнә.
Уку елы башлану белән Вәкаләтле вәкил адресына белем бирү процессына кагылышлы мөрәҗәгатьләр килә башлады: бу балалар бакчаларына, мәктәпләргә керү дә, сәламәтлекләре чикле балалар өчен уку оештыру да, балалар куркынычсызлыгын оештыру да һәм башкалар. Шуңа бәйле рәвештә бүген уку-укыту процессында катнашучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре, укучылар өчен өстәмә белем бирү һәм балаларның мәшгульлеге турында кайнар линия оештырылды.
Барлыгы 84 шалтырату килде. Барысына да кызыксындырган сораулар буенча консультация бирелде, кайбер мөрәҗәгатьләр эшкә алынды.