Россиядә хокукны үстерү һәм гамәлгә ашыру динамик рәвештә үсә торган, даими анализ һәм фикер алышуны, дискуссияләрне һәм өйрәнүдә яңа юнәлешләрне таләп итә торган актуаль тема. Хәзерге чынбарлыкта хокукның роле тиз арта.
Бүген Казан федераль университетында беренче Казан халыкара юридик форумы үз эшен башлап җибәрде. Форумның эчтәлекле программасы катнашучыларга яңа таяну нокталарын ачыкларга, гражданнарыбызның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән норматив һәм закон актларындагы җитешсезлекләрне ачарга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук төрле хокукый сорауларга җаваплар формалаштырачак.
Беренче Казан халыкара юридик форумында катнашучыларга зирәк һәм бөек фикерләр һәм тыгыз дустанә аралашулар телим!