Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Казанда гражданнарны бергәләп кабул иттеләр

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков белән  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Казанда гражданнарны бергәләп кабул иттеләр. Барлыгы 24 кеше кабул ителде. Гражданнар иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә аларның хокукларын бозуга, шул исәптән хокук саклау органнарының вазыйфаи затларының гамәлләре (гамәл кылмавы) һәм карарлары белән бәйле мәсьәләләрне күтәрделәр.

Әйтик, Казанда яшәүче хатын торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауда ризасызлык белдергән. Икенче бер казанлы 7нче бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтендә электр белән тәэмин итүне туктатуның законлы булуына дәгъва белдергән.

 Моннан тыш, гражданнар җир һәм торак законнарын, шулай ук сәламәтлек саклау, башкарма эш, мәгариф учреждениеләренең террорчылыкка каршы яклануы турындагы законнарны бозулар турында хәбәр иттеләр.

Кабул итү йомгаклары буенча барлыгы 19 төрле сорауны үз эченә алган 26 язма мөрәҗәгать кабул ителде. Аларның һәркайсы буенча Илдус Нәфыйков һәм Сәрия Сабурская хезмәткәрләргә һәрьяклы тикшерү үткәрергә һәм нигез булган очракта мөрәҗәгать итүчеләрнең хокукларын яклау һәм закон бозуларны бетерү өчен чаралар күрергә куштылар.

Кергән мөрәҗәгатьләрне карауны ТР Прокуратурасы контрольгә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International