«Халык контроле» ндә бер минутка да эш тукталмый! Узган атнада системага 4 448 мөрәҗәгать килде, шуларның 1599ы буенча чаралар күрелде. Менә оператив рәвештә башкарылган гаризаларның берничә мисалы:
Яр Чаллы шәһәре һәм Казан шәһәре башкарма комитетлары тарафыннан 50/13 (Яр Чаллы) (№ 4169618) һәм Коммунарлар ур., 2 (Казан) (№ 3477072) адресы буенча балалар уен мәйданчыклары төзекләндерелде һәм модернизацияләнде;
Казан шәһәре башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты Александр Курынов ур., 10 к. 1, урамында ут баганаларын яңартты (№ 5084519);
Түбән Кама һәм Азнакай районнары башкарма комитетлары тарафыннан Гагарин урамы, 26 йорт (Түбән Кама) (4447229), Ленин урамы, 40 йорт (Азнакай) йорт яны территорияләренә асфальт җәелгән (№5045234);
Габишево авылында Лаеш районы башкарма комитеты тарафыннан каты-коммуналь калдыклар җыю өчен контейнер мәйданчыгы төзелде (№4960224);
Кулланучылар арасында иң популяр төрләр:
"Территорияне комплекслы төзекләндерү" - 369;
“Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” - 172;
"Тышкы яктыртуны оештыру" -139.
Сез шулай ук «Халык контроле» системасына мобиль кушымта аша яисә ТР Дәүләт хезмәтләре сайты аша хәбәр калдыра аласыз.