Бүген Яшел Үзәндә аз керемлеләр өчен «Кеше приюты»хәйрия проекты кысаларында түләүсез кайнар аш белән тәэмин итүче беренче хәйрия пункты эшли башлады. Монда мохтаҗларның барысы да бушлай төшке аш ашый ала. Пункт Татарстан ур., 15а адресы буенча, үзәк базар янында урнашкан. Ачылу тантанасында Вәкаләтле вәкилнең Яшел Үзән районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Шустрова Анна катнашты.
Кайнар ризыкларны шәһәр кафеларының берсендә әзерлиләр, ризыкны туклану пунктына китерәләр. Теләүчеләр павильонда көн саен 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр төшке аш ашый алачак.
Мондый пунктлар 2018 елдан бирле Казанда эшли. Көн саен алты пункт ачык: Гудованцев ур., 6, ✅ Фучик ур., 52, а Симонов ур., 3, ур., Липатов ур., 6, Авангард урамы, 58.
Шулай ук «Кеше приюты» үзәге территориясендә дә, Борһан Шаһиди ур., 26 адресы буенча урнашкан. Барлык пунктларда да көн саен шәһәр кафесыннан якынча 1000 порция кайнар ризык бирелә. Проект башланганнан бирле 600 мең порция таратылган. Шулай ук мондый пунктлар Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Нурлат кебек республиканың башка торак пунктларында да ачык.