“Үзенчәлекле баланы ничек үстерергә?”

2022 елның 23 сентябре, җомга

2023 елның 30 апреленә кадәр Казанда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты ярдәме белән "Үзенчәлекле балалар. Татарстан" оешмасы оештырган  “Үзенчәлекле баланы ничек үстерергә?” күргәзмәсе ачылды.

 Проектның төп бурычы - Татарстанда яшәүче, беренче тапкыр "аутизм спектры бозылу"диагнозы белән очрашкан ата-аналарга  мәгълүмати ярдәм күрсәтү.

 Проект " Үзенчәлекле балалар. Татарстан” коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан  «Татнефть» ГАҖ гранты акчаларын җәлеп итеп тормышка ашырыла.  Проект 3 этапта гамәлгә ашырылачак:

  1. Бүген Вәкаләтле вәкил Аппаратында «Үзенчәлекле балалар һәм аларның гаиләләре хокукларын яклау  һәм дәүләт ярдәме, әлеге балаларны социаль күнекмәләргә һәм гигиена күнекмәләренә өйрәтү ысуллары» дигән темага программада катнашучылар өчен онлайн - семинар проекты ачыла. Инде бүген ата аналар алдында үз эшчәнлек юнәлешләре буенча чыгыш ясадылар:

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская;

 Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин; 

Үзәк психология-медицина-педагогика комиссиясе директоры Наталья Ермолаева.

  • Алда әле балалар психиатры, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белгеч, инвалид балалар хокукларын яклау буенча юрист һәм проект җитәкчесе - "Үзенчәлекле балалар. Татарстан” оешмасы җитәкчесе Светлана Салихова  белән очрашу.
  •  2. 2022 елның 1-30 октябрендә Казанда, Әлмәттә һәм Чаллыда белгечләрнең күчмә гамәли семинарлары һәм консультацияләре узачак. 3. 2023 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр кабаттан күчмә семинарлар һәм консультацияләр үткәрү планлаштырылган.

 Проект  үзенчәлекле балалар гаиләләренә булышу максатын күздә тота. Анда 2021-2022 елларда  аутистик спектрда тайпылышлар булу нәтиҗәсендә инвалидлык алган балаларның ата-аналары чакырыла. Проектта катнашу өчен түбәндәге форманы тутыру тәкъдим ителә.  https://forms.gle/UwAi84U9YHWyc9wD7. “Үзенчәлекле балалар. Татарстан” оешмасына элемтәгә чыгу өчен: Хәлилова Гөлшат Енесовна, тел. +79872197770.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International