«Превентив психиатрия: иртә диагностика һәм үз вакытында терапия»Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

 Хәзерге шартларда безнең җәмгыять психик сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга мохтаҗ, бу гомумән сәламәтлекнең аерылгысыз өлеше. Психик сәламәтлек ул психик  яхшы халәт, бу кешеләргә тормыштагы стресслы хәлләрне җиңәргә, уңышлы укырга һәм эшләргә мөмкинлек бирә. Бу шулай ук шәхси, иҗтимагый һәм социаль-икътисади үсеш өчен бик мөһим кеше хокукларының берсе.

Бүген Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре "Превентив психиатрия: иртә диагностика һәм үз вакытында терапия" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Үз эшчәнлегебездә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшергәндә психик авырулардан интегүче гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүне тикшерү буенча чаралар үткәрелә. Шуңа күрә конференциянең психик тайпылышларны профилактикалау, диагностикалау һәм терапиянең актуаль мәсьәләләренә, пациентларны реабилитацияләү мөмкинлегенә һәм перспективасына багышланган программасы, һичшиксез, безнең эшчәнлегебезне тормышка ашырганда файдалы булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International