Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының профиль секциясенең киңәйтелгән утырышында катнашу

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

 Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының профильле секциясенең "Махсус учреждениеләрдәге гражданнарның ( шикләнелүчеләрнең һәм гаепләнүчеләрнең); административ кулга алынган затлар өчен махсус кабул итү бүлмәләрендәге; чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәкләрендәге һәм балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәкләрендә тотылучы гражданнарның хокукларына гарантияләр"темасына киңәйтелгән утырышында катнашты. Үз чыгышы кысаларында Россия һәм Украина арасында дипломатик мөнәсәбәтләр булмау шартларында Украина гражданнарын вакытлыча тоту үзәкләрендә тоту озынлыгының аерым проблемалы мәсьәләләрен күтәрде, алар хакында  шулай ук агымдагы елның ноябрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Бөтенроссия координацион советы утырышында да фикер алышырга тәкъдим итте. 2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны вакытлыча тоту үзәкләрендә хокукларны саклауга кагылышлы 52 мөрәҗәгать килде.

Күпчелек очракта мөрәҗәгать итүчеләр квалификацияле юридик ярдәм алу һәм аларны Россия Федерациясе территориясеннән чыгарып җибәрмәүдә ярдәм күрсәтү турында үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр. Аларның күпчелеге - 35 мөрәҗәгать-  бер кешедән - 6 айдан артык үзәктә булган  Украина кешесеннән, һәм ул  судның Россия Федерациясеннән читкә чыгарып җибәрү турындагы карары белән килешмәү, шулай ук Чаллы шәһәрендә чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгендә озак вакытлы тоту мәсьәләләренә кагылган. Гомумән алганда, чит ил гражданнарын вакытлыча урнаштыру үзәгендә  озак тоту мәсьәләсе covid-19 пандемиясе чорында шактый кискен торды, ул чикләрне ябу аркасында халыкара миграцияне җитди чикләде. Вәкаләтле вәкилнең Үзбәкстан һәм Таҗикстан Республикалары консуллыклары белән уртак эше әлеге мәсьәләне хәл итәргә һәм әлеге вәзгыятькә эләккән чит ил гражданнарын туган илләренә җибәрергә мөмкинлек бирде.

Бу уңайдан вакытлыча тоту үзәкләрендә тотылучы затларның сорауларын оператив хәл итү максатларында Вәкаләтле вәкил  “Юридик клиника” “Татарстан Республикасының социаль яктан якланмаган катлавына һәм мигрантларга хокукый ярдәм үзәге” төбәк иҗтимагый оешмасы белән үзара хезмәттәшлек булдырды.

Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе дә булган, әлеге оешма җитәкчесе  даими рәвештә үзәктә тотылучылар белән очраша, аларга юридик ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International