Луганск һәм Донецк Халык республикаларыннан һәм Украинадан килгән гражданнарны кабул итү дәвам итә. Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлия Балафендиева "Жемчужина" шифаханәсендә (Яр Чаллы шәһәре) вакытлыча урнаштыру пунктында яшәүчеләр белән аралашты. Гражданнарны борчыган сораулар инвалидлык, пенсия белән тәэмин итү, эшкә урнаштыру, социаль ипотека рәсмиләштерүгә кагылышлы иде. Мөрәҗәгатьләр Вәкаләтле вәкил контроленә алынды.