Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты каршындагы эксперт советы утырышында катнашты. Утырышта 2022 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе турында ТР Дәүләт Советы Комитеты карары проекты каралды, һәм берничә республика закон проектлары хупланды, шул исәптән балигъ булмаганнарга аерым товарлар сатуны чикләү өлешендә Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында да. Закон проекты белән ТРда балигъ булмаганнарга алкогольсез кәеф күтәргеч эчемлекләрне, шулай ук сыекландырылган углеводород газы булган товарларны ваклап сатуны чикләргә тәкъдим ителә.