Ерак Көнчыгыш федераль округында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең киңәйтелгән утырышы

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Хабаровск краена эш сәфәре дәвам итә. Ул Ерак Көнчыгыш федераль округында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең киңәйтелгән утырышына Мәскәүдән сигез сәгатьлек очыштан соң килде.

Утырышта Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Николаевна Москалькова катнаша. Утырышның көн тәртибендә ике мәсьәлә: махсус хәрби операция үткәрү чорында гражданнарның хокукларын яклау һәм мәҗбүри тоту урыннарындагы затларның хокукларын яклау карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International