Татарстан Республикасы Дәүләт Советы законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашу

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының  гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлеге башлыгы Елена Степанова катнашты.

Утырышта депутатлар берничә контроль мәсьәләне һәм закон проектын карадылар, алар арасында балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне профилактикалау эшенең торышы һәм аны оештыру мәсьәләсе дә бар иде. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина комиссиянең 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

Төрле дәрәҗәдәге депутатлар, тренерлар, яшьләр сәясәте һәм социаль өлкә хезмәткәрләре, хезмәт коллективлары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре арасыннан җәмәгатьчелек тәрбиячеләре саны арту билгеләп үтелде. Депутатлар «Балигъ булмаганнарга аерым товарлар сатуны чикләү өлешендә ТРның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»ТР законы проектын карады. Балаларны физик, интеллектуаль, психик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы факторлардан яклау максатыннан, закон проекты белән балигъ булмаганнарга алкогольсез кәеф күтәргеч эчемлекләрне ваклап сатуга чикләү кертергә, шулай ук әлеге тыюны бозган һәм балигъ булмаганнарны аларны куллануга җәлеп иткән өчен административ җаваплылык билгеләргә тәкъдим ителә. Проектта шулай ук балигъ булмаганнарга  сыекландырылган углеводород газы булган товарларны ваклап сатуны тыю һәм балигъ булмаганнарны сыекландырылган углеводород газын куллануга җәлеп итүне тыю карала.

Комитет законпроектын хуплады һәм  беренче һәм өченче укылышта карау өчен Татарстан Дәүләт Советына тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International