Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышында катнашу

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышында катнашты.

Суицидларны булдырмау хакимият органнарының һәм төрле профиль белгечләренең тырышлыгын берләштергән комплекслы, мультидисциплинар алым белән генә башкарылырга мөмкин.

Утырышта балигъ булмаганнарның үз-үзләренә кул салуын булдырмауны һәм аутоагрессив тәртибен профилактикалауны камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар турында республика клиник психиатрия хастаханәсенең медицина часте буенча баш табиб урынбасары сөйләде.

Агымдагы елда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән профилактик эшне оештыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары актуаль мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Мондый чараларда катнашу Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләренә проблемаларны өйрәнергә һәм балаларның һәм яшүсмерләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда алдагы гамәлләребезне билгеләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International