Коррупциягә каршы тору – Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Татарстан Республикасы Президенты каршында коррупциягә каршы тору советы төзелде, «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кабул ителде, башка бик күп чаралар үткәрелә.
Бүген «Берләшмә» форумы кысаларында мин «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы - гражданнарны иҗтимагый тормышка тарту инструменты, шул исәптән коррупциягә каршы көрәш турында сөйләдем. Система гражданнарның икътисад белән идарә итүдә һәм иҗтимагый үсештә киң катнашуы механизмы гына түгел, ә гражданнарның проблемаларын хәл итүдә ярдәмчесе дә булып тора.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең тормыш сыйфаты дәүләтнең (хакимиятнең) булган проблемаларга игътибар итүенә генә түгел, ә илнең һәм республикабызның һәр гражданы, шәһәрдә, авылда, туган урамда һәм туган йортта яшәүчеләрнең киләчәге өчен үзләрен җаваплы дип санавына, үзен кайгыртучан хуҗа итеп хис итүенә дә бәйле. Әгәр сез нинди дә булса җитешсезлекләрне күрсәгез, алар турында хакимият органнарына хәбәр итү, ягъни булган проблемаларны әйтү мөһим, ул чакта алар оператив һәм тиз хәл ителәчәк.