Вәкаләтле вәкил Аппаратының бүлек җитәкчесе Елена Степанова бүген Дәүләт Советында узган V Республика социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар форумының пленар утырышында катнашты. Анда гражданлык җәмгыятен үстерүгә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерүгә, шәһәрләрдә һәм районнарда халыкның аз хәрәкәтләнә торган төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыруга, халыкны күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә җәлеп итүгә, коммерцияле булмаган оешмалар, актуаль проблемаларны хәл иткәндә хакимият органнары, бизнес һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында хезмәттәшлекне оештыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды, шулай ук коммерциячел булмаган оешмаларның тәҗрибәсе һәм потенциалы турында фикер алышынды.
Коммерцияле булмаган оешмаларга зур игътибар һәм Татарстан Республикасы Президенты, Хөкүмәте, Дәүләт Советы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан системалы булышлык нәтиҗәсендә, икенче ел рәттән республика «Регион-НКО-2021»коммерциячел булмаган секторының үсеш дәрәҗәсе һәм сыйфаты буенча РФ субъектларының топ-3 рейтингына керә.