Урын җитмәү, кадрлар белән бәйле проблемалар, мөмкинлекләре чикле балалар өчен уку процессын тиешенчә оештырмау, сыйфатсыз туклану, 10 сыйныфка алудан баш тарту, мәгариф оешмаларындагы низаглы хәлләр – бу Вәкаләтле вәкил Аппаратына көн саен керә торган шикаятьләрнең тулы исемлеге түгел.
Кызганычка каршы, мөрәҗәгатьләрне карап, еш кына мәктәпләрдә балалар хокукларын бозуны һәм мәктәп директорларының закон таләпләрен үтәмәвен күрәбез. Кайбер очракларда проблемалар системалы, икенчеләрендә җирле, ләкин алар барысы да моңарчы күрелмәгән чаралар күрүне таләп итәләр, чөнки балаларның мәктәптәге хәле бу чараларга бәйле.
Бүген балаларны мәгариф оешмаларында тәрбияләүгә багышланган киңәшмәдә Сәрия Сабурская хакимият башлыкларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф идарәләре органнары җитәкчеләре һәм республиканың гомум белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре каршында доклад белән чыгыш ясады. Үз чыгышында Вәкаләтле вәкил киңәшмәдә катнашучылар игътибарын мәктәпләрдә балалар хокукларын яклауга һәм уңайлы климат булдыруга юнәлтте. Уку процессында катнашучыларның барлык хокукы директорга бәйле. Директор үзе үрнәк күрсәтеп кенә балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен кирәкле шартлар тудыра ала.