Самара өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләре белән берлектә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау максатыннан, Сәрия Сабурская бүген Самара өлкәсенең Красноярск районы Мирный бистәсендәге хәрби шәһәрчектә булды. Хокук яклаучылар хәрби хезмәт үтү шартлары белән таныштылар.
Солдатларга ярдәм итү, ата – аналарны тынычландыру - мондый очрашуларның төп максаты. Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау программасы 10 елдан артык гамәлдә. Без даими рәвештә якташларыбыз янына Калининградтан башлап Хабаровск краена кадәрге хәрби частьләргә киләбез.
Солдатлардан шикаять килмәде. Ата-аналарга даими шалтыраталар, буш вакытларында спорт белән шөгыльләнәләр, яңалыклар карыйлар.
Туклануга килгәндә-төшке ашка өч төрле беренче һәм икенче ризык, салатлар, диета өстәле. Даими Россия халыкларының милли ашлары көннәре уза.
Медсанчасть бинасы ремонтка мохтаҗ. Үз клублары юк – мәдәни чаралар Мирный бистәсе мәдәният йортында оештырыла. Спорт белән шөгыльләнүчеләрнең казанышлары зур булса да, спорт залы юк.
Хәрби шәһәрчеккә сәфәр нәтиҗәләре Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москальковага җиткереләчәк.