БМО УВКБ вәкилләре делегациясе «Васильевский»шифаханәсендә вакытлыча урнашу пунктында булды

2022 елның 16 августы, сишәмбе

БМО УВКБ вәкилләренең Россия Федерациясендә булуының икенче көнендә, алар Луганск һәм Донецк Халык республикалары һәм Украина территорияләреннән күченеп кайтырга мәҗбүр булган кешеләр өчен Яшел Үзән районының «Васильевский» шифаханәсендә урнашкан вакытлыча урнашу пунктында булдылар. Кешеләр белән аралашуга, ДНР, ЛНР һәм Украинадан килгән кешеләрнең проблемаларын мониторинглауга аерым игътибар бирелде. Шунысы куанычлы, элегрәк мәгариф оешмаларында белем алу мәсьәләләре буенча безнең адреска мөрәҗәгать иткән яшьләр Яшел Үзән механика көллиятенә һәм Казан дәүләт мәдәният институтына бюджет урыннарына уңышлы кергән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International