Казанда башкарма производство мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итү булды

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Суд процессы беткәч һәм суд карары чыгарылгач, гаепләнүче яки бурычлы аны үтәргә тиеш. Әгәр дә бу алимент, хезмәт хакы һәм хезмәт белән бәйле башка түләүләр өчен таләп булса, алар турында карар шунда ук законлы көченә керә һәм шулай ук тиз арада үтәлергә тиеш. Теге яки бу як үз бурычларын үтәмәгән хәлләр була. Россия Федерациясендә суд карарларын мәҗбүри үтәү белән Федераль суд приставлары хезмәте һәм аның территориаль органнары шөгыльләнә. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил суд карарларын үтәтү барышында гражданнар хокукларын яклау максатыннан Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бүген гражданнарны бергәләп кабул итү уздырылды, аның кысаларында 7 кеше мөрәҗәгать итте.

  • Күпчелек сораулар алимент буенча бурычлар һәм башкарма производство буенча акча түләмәү турында иде.
  • Мөрәҗәгать итүче Р. арест салынган акчаны - балаларга пособиеләрне кире кайтару мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгать итүче И.күршеләренә карата чыгарылган суд карарын үтәмәү турында сорау бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International