БМОның Россия Федерациясендәге УВКБ Вәкиллеге делегациясе белән очрашу

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

2022 елның 14-16 августында Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә Кәрим Атасси җитәкчелегендә БМО УВКБ Вәкиллеге делегациясе эшли. Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хезмәттәшләребез белән очрашты.

Сәфәрләре кысаларында коллегалар Донбасстан һәм Украинадан күченеп килүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру пунктларына барырга, алар белән тору шартларын мониторинглау, координацияләү һәм өстәмә ярдәм чараларын планлаштыру максатыннан аралашырга планлаштыралар.

Очрашу кысаларында Сәрия Сабурская республикада ДНР, ЛНР һәм Украинадан күчеп килүчеләр белән эшнең ничек алып барылуы, тулаем мигрантлар, гражданлыгы булмаган затлар белән эшләве турында сөйләде. Кәрим Атасси әфәнде, республика халкының күпмилләтле булуына карамастан, республика халкы арасында гармонияле мөнәсәбәтләр булдыру буенча республиканың уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте һәм, гомумән алганда, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында омбудсмен институты белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә теләвен билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International