Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлия Балафендиева янә Луганск һәм Донецк Халык республикаларыннан һәм Украинадан килгән гражданнарны вакытлыча урнаштыру пунктында булды. Казандагы «Экпресс хостел» да хәзерге вакытта 66 кеше яши. Яшәү шартларына шикаятьләр килмәде. Иң борчыган мәсьәлә - балаларны мәктәпкә әзерләү. Шулай ук эшкә урнашу, пенсия белән тәэмин итү, кышкы кием белән тәэмин итү мәсьәләләре дә яңгырады. Бу юнәлештә эш дәвам итә.